БСМП коллективы Хәйретдиновлар гаиләсен ихлас күңелдән котлый

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

БСМП да кан тамырлары хирургы вазыйфасын башкаручы Артур Исмәгыйль улы һәм функциональ диагностика бүлеге мөдире Гөлнара Хәйретдиновларның кызы  "Татар кызы-2018» конкурсының финалисты булды. Мондый конкурслар яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Жюри әгъзалары Лиана Хәйретдинованы, аның талантын һәм туган як традицияләрен белүен югары бәяләде. Бәйгедә катнашкан 44 мәктәп арасыннан Лиананы «Иң яхшы милли традицияләрдә тәрбияләнүче» номинациясендә диплом белән бүләкләделәр. БСМП коллективы Хәйретдиновлар гаиләсен ихлас күңелдән котлый һәм нык сәламәтлек, бәхет, һәм яңа җиңүләр тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International