Ирек Гасымовичны искә алу кичәсе булды

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның мае БСМП тормышында үзгә бер әһәмияткә ия. Бу чорда Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә нигез салучы һәм төзүче, беренче баш табиб - Ирек Гасыйм улы Ишкинеевның туган көне билгеләп үтелә! 30 майда аңа 90 яшь тулган булыр иде. Әлеге вакыйга хөрмәтенә «Энергетик» мәдәният сараенда Ирек Гасымовичны искә алу кичәсе булды, анда аның хезмәттәшләре, фикердәшләре һәм якыннары, шулай ук Чаллы шәһәре оешмаларының җитәкчеләре һәм медицина хезмәткәрләре җыелган иде.

Кичәдә Ирек Гасыйм улының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган 500дән артык китап таратылды. Чара дулкынландыргыч һәм күңелле мизгелләре белән бер сулышта узды: зур залдагы экранда җыр астында, гомере буе авырлыклардан курыкмыйча, аның белән бергә атлаган Ирек Гасымовичның вафат булган көрәшчеләре искә алынды. Кичәнең кунаклары Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе – Нияз Шамил улы Фатыйхов, ТР ССМ карамагындагы Республика ветераннар Советы Рәисе урынбасары – Фиркат Гариф улы Галимов, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Рамил Мәрвән улы Хәлимов, шулай ук мөселман руханилары вәкиле Салихҗан хәзрәт дога кылдылар. БСМП баш табибы - Марат Фәнис улы Мөхәммәдиев та бик дулкынландыргыч һәм эчтәлекле чыгыш ясады, ул әлеге чараның мөһимлеген, әһәмиятен, шулай ук Бөек эшне булдыруның башында торган кешеләрне искә алуның кирәклеген билгеләп үтте.  

Чара ахырында зал аягүрә басып алкышлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International