Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча респблика конференциясе үтте. Аның темасы - ” Аритмияне хирургик ысул белән дәвалау, чынбарлык һәм үсеш юллары.

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 20 сентябрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча респблика конференциясе үтте. Аның темасы - ” Аритмияне хирургик ысул белән дәвалау, чынбарлык һәм үсеш юллары.  БСМПда беренче тапкыр торакоскопической аблации буенча ясалган операция турында да сүз булды. Мәртәбәле кунаклар арасында медицина фәннәре докторы, Мәскәүнең Евгений Мешалкин исемендәге хирургик технологияләр институты үзәк җитәкчесе, врач-кардиолог, югары класслы белгеч , Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә операция ясый торган белгеч, күренекле оратор Александр Владимирович Богачев та бар иде.

Әлеге чарада төрле шәһәрләрдән табиб-хирурглар катнашты. Конференция башында БСМПның баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәммәдиев катнашучыларны сәламләп, бу чараны  йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауга зур өлеш кертә дип ассызыклады.  Чөнки биредә белгечләр арасында тәҗрибә, уй, тәкъдимнәр белән уртаклашу мөмкинлеге бар.

Конфренциядә доклад белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгынң штатан тыш йөрәк-кан тамырлары авырулары белгече, медицина фәннәре докторы, профессор

Роин Джорджикия, Александр Богачев-Прокофьев, РКБ, МКДЦ, Казан федераль университеты медико-санитар бүлеге белгечләре һәм БСМПдан хезмәттәшләребез  йөрәк-кан тамырлары авырулары хирургы Рәмис Якубов һәм  рентгенэндовакуляр  хирург-Ирик Шәрипов чыкты. Алар югары технологияле опреацияләр ясау нечкәлекләре турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

БСМПның операция бүлмәсеннән онлайн режимда беренче торакоскопик аблация  буенча операция күрсәтелде. Аны Александр Богачев – Прокофьев белән БСМПның йөрәк-кан тамырлары авырулары хирургы Мансур Потеев ясады.  Бу операция авыруның йөрәк ритмын көйләргә ярдәм итә. Операция  күкрәк читлеген зур итеп кисмичә генә ясалды. Бу тәҗрибә мондый операцияләрне БСМПдиварларында да үткәрергә мөмкинлеген раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International