Кардиохирургия өлкәсендә югары казаныш. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче тапкыр аорта трансплантациясе үткәрелде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Олег Андреев ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә авыр хәлдә эләгә. Үпкәсенә сыеклык җыела, сулый алмый башлый. Чаллы хастаханәсенә эләккәнче ул Түбән Кама стационарында дәвалана. Ләкин дәвалану өмете көннән-көн кими. Һәм табиблар консилиумы аны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе үзәгенә тапшырырга карар кабул итә.

Кардиологлар биредә эндокардит диагнозын куя. Иң зур кан тамыры – аортаны һәм аның клапанын донор гомографты ярдәмендә алыштырырга кирәк дигән фикергә килә табиблар. Операция өчен кирәк булган трансплантантны Санкт-Петербургтан кайтаралар. 

"Гомографт - уникаль технология, патентланган һәм безнең илдә Санкт-Петербург криобанк тарафыннан эшләнгән. Коллегаларыбыз бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә  аны безгә җибәрделәр. Операция вакытында ясалды, ул сигез сәгать чамасы дәвам итте. Пациентның хәле бик авыр булуына карамастан, барысы да уңышлы үтте. Ул дүрт тәүлек реанимациядә ятты, аннары атна ярым дәвамында без аны аякка бастырдык. Бүген ул канәгатьләнерлек хәлдә", - дип билгеләп үтте ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International