Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе «Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмасы архивы» республика конкурсында җиңү яулады.
Архив эшен оештыру һәм документлар алып баруны Татарстан Республикасының Архив эше комитеты бәяләде. Белгечләр хастаханә архивының ремонтланган бинасын карады, анда заманча порошок белән янгын сүндерү системасы урнаштырылды, барлык биналар янгынга каршы махсус ишекләр белән җиһазландырылды.
Заманча архив төзү эше биш ел дәвам итте. Бүгенге көндә архивтагы мәгълүматлар югалудан, зыян килүдән һәм рөхсәтсез карау мөмкинлегеннән тулысынча сакланган. Ел саен хастаханә архивында 80 мең берәмлеккә кадәр архив материалы теркәлә.
Бүләкне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәмәдиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. 1 млн сум күләмендәге сертификатны медицина мәгълүматларын цифрлаштыруга тоту планлаштырыла.
«Хәзер архив мәгълүматларын цифрлаштыруга юнәлеш тотабыз. Бүгенге көндә медицина мәгълүматларының цифрлы архивларын булдыру – вакыт таләбе», – дип билгеләп үтте Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәмәдиев.