12 октябрь – Бөтендөнья артритка каршы көрәш көне

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Артрит-кеше организмындагы буыннарга тәэсир итүче төрле авыруларның җыелма исеме. Буыннар авыруы халык арасында еш таралган. Проблема өлкән яшьтәге чаллылылар өчен дә актуаль.

"70 нче елларда шәһәр төзелешенә килгән кешеләрдә бүген без аларны борчыган артроз нәтиҗәсендә буыннарда үзгәрешләр күзәтәбез. Еш очракта буын алмаштырырга кирәк. Ел саен без хастаханәдә 220 гә якын тез алмаштырабыз», – дип сөйләде Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 2 нче травматология-ортопедия бүлеге мөдире Руслан Габдуллин.

Артритның иң беренче симптомнары - авырту һәм шешү. Артритны вакытында дәвалау артрозны булдырмаска ярдәм итә. Чөнки артроз барлыкка килгән вакытта тезне алыштыру операциясе кирәк булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International