Хастаханәсе турында

БСМП – заманча, күппрофильле дәвалау үзәге. Биредә нәтиҗәле ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык ресурсларны да кулланалар. Монда маршрут уңайлы, сервис югары дәрәҗәдә, хезмәткәрләр үз эшләренә җаваплы.

Учреждениедә ачылган 29 үзәкнең бүлекләрендә тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтелә. “Региональ кан тамырлары үзәге”, “Кардиохирургия үзәге”, “Онкология үзәге”, “Ашыгыч хирургия үзәге”, “Нейрохирургия үзәге”, “Пешкән урыннарыны дәвалау үзәге” эшли. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә “Беренче дәрәҗәдәге имгәнү үзәге”ндә ярдәм күрсәтелә.

“БСМП” Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Мөслим, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай районы халкына, барлыгы 1,2 миллион кешегә, тәүлек буена ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе югары һөнәри дәрәҗәдәге кадрлар белән данлыклы. Биредә 1 медицина фәннәре докторы, 5 медицина фәннәре кандидаты, 6 Татарстанның атказанган табибы, 2 Россиянең атказанган табибы, 2 Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, 2 Сәламәтлек саклау отличнигы эшли. Табибларның 70,8%ы квалификацион категориягә ия.

Медицина хезмәткәрләре Россиянең алдынгы һәм әйдәп баручы чит ил медицина үзәкләрендә (Германиядә Йена универистет клиникасы, Фридрихсхафен шәһәре; Изариль;  Мәскәүнең Чазов исемендәге кардиоүзәге) стажировка үтте.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе белем бирү учреждениеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Казан һәм Ижау дәүләт медицина университетларының һәм медицина көллиятләренең, мәктәпләрнең практика узу базасы булып тора.

БСМПда сезгә дөнья стандартларына туры килә торган югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәтәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования