"Йөткергәндә авыртудан хәтта кычкырып җибәрә иде". Чаллыда, уникаль операция ясап, пациентның бөерен дә, үзен дә саклап калганнар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Операция эчендә кискен авырту билгеләренә зарланган 83 яшьлек пациентка үткәрелә. Чаллыда яшәүче Геннадий Атланов табибларга 2018 елның мартында уң як кабырга астында көчле чәнчү, көчәнгәндә тыны кысылуга зарланып мөрәҗәгать итә. БСМПның кабул итү бүлмәсендә томографиядән карагач, пациентның корсак куышлыгы аортасында зур аневризма ачыклана.

  • Аневризма ул – кан тамыры тышчасының бер урында юкарып киңәюе.

Пациентның өлкән яшен һәм элек үпкәсенә операция ясалганын исәпкә алганда, ачык операция ясау куркыныч тудырыр иде. Шуңа күрә БСМП табиблары командасы, аневризманың бөер артериялары куышлыгына да керүен исәпкә алып, пациентка бераз соңрак аорта инфрареналь бүлегенә стент-графт кую буенча операция ясарга карар кыла.

  • Стент-графт ул – кан тамырларында тайпылышлар булганда дәвалау өчен кулланыла торган махсус металл конструкция. 

– Шул рәвешле, Татарстанда беренче тапкыр стент-графт ярдәмендә ботта кечкенә генә кисем аша корсак аортасына протез куярга уйладык. Аневризма шартлау куркынычы проблемасын хәл иттек. Бер үк вакытта эндографт белән уң як бөер артериясенә дә протез куярга ниятләдек. Процедура уңышлы узды, пациент үзен яхшы хис итә, - дип белдерде Рәмис Якубов. 

 
Табиб әйтүенчә, кечкенә генә кисем аша протезларның корсак һәм бөер аортасына куелуы – уникаль технология казанышы. Ул, болай эшләгәндә, барлык кан тамырлары функцияләре сакланып кала, дип аңлатты.

Рәмис Якубов олы яшьтәге пациентларның гадәти операцияләрне авыр кичерүен искәртте.
– Корсак аортасы аневризмасы – мәкерле чир. Гадәти хирургия юлы белән операция ясарга уйлаган булсак, бөтен корсакны ачарга, эчәклекне аерырга, күтәрергә кирәк булыр иде. Геннадий Атлановның төп кан тамыры яки аортасы нәкъ менә умырткасы алдында шактый киңәйгән иде. Аны ясалма протезга алмаштыру кирәк булды. Бәхеткә, бүген эндографт кую кебек технология бар. Ботта кечерәк кисем аркылы бот тамырлары буенча протез куела. Аның өлешләре аорта эчендә рентген операция бүлмәсендә ангиограф контролендә җыела. 

Тагын бер авырлык шунда булды: пациентның аневризмасы шактый югары иде. Ул бөер артерияләренә дә үтеп кергән. Кан тамырлары функцияләрен башкарачак протезның бөер артерияләрен каплап, бөерләрне үтерүе ихтимал иде. Шуңа күрә махсус технология куллану карар ителде. Безгә аны беренче тапкыр 5 ел элек Израиль профессоры күрсәткән иде. Шуны эшләп карарга булдык. Эндографтлар бер үк вакытта бөер артерияләренә дә куелды. 

Бу “чимини” дигән технология – тәрҗемәдән “мич торбалары” дигән сүз. Ул өскә карап торучы берничә торбадан гыйбарәт. Бу бөер артерияләрен капламаска мөмкинлек бирүче технология. Шул рәвешле, бер-берсен измәсен өчен, барлык кан тамырлары ачыла. Технология беренче тапкыр файдаланылды. Бу мини инвазияле операция санала, ягъни тәнне кисү юк дәрәҗәсендә, корсакта бер кисемсез бөер һәм аортаны тулысынча протезлау мөмкинлеге бирә, - дип сөйләде хирург Рәмис Якубов. 

Ул бу операциянең кыйбатлы булуын, якынча 700-800 мең сумга төшүен билгеләп узды. Пациентка квота буенча ясалганлыктан, аның өчен бушлай үткәрелгән.

– Операциягә тотыла торган материаллары шулай кыйбат, эндографтлар Америкада җитештерелгән, алар кыйммәт тора. Уникаль технологияләр шактый зур гәүдәле олы кешенең гомерен саклап калырга булышты. Без аны марттан бирле күзәттек, аның өчен махсус кирәкле җайланмаларга заказ бирдек, чөнки без һәр кешегә миллиметрына кадәр төгәл туры китереп индивидуаль продукция кулланабыз, - ди табиб.
Рәмис Якубов әйтүенчә, мондый катлаулы операцияләр алдыннан пациентның гаиләсенә, якыннарына операциянең үзенчәлекләре алдан аңлатыла.

– Безнең бурыч – аның бөерләрен саклап калу һәм аневризма капчыгын өзелүдән саклау дидек. Корсак аортасы аневризмасы - кеше гомере өчен куркыныч тудыра торган халәт, ул теләсә кайсы вакытта шартлап, кеше корсак куышлыгында кан китүдән санаулы минутлар эчендә үләргә мөмкин, - ди табиб. 

Корсак аортасы аневризмасына атеросклероз сәбәпче.

  • Атеросклероз ул – липидлар алмашы бозылу нәтиҗәсендә артерияләрнең хроник авыруы. 

– Олы яшьтә пациентларның күпчелегендә регенерация күзәтелә, кан тамырлары сыгылмалы түгел, ә бик зәгыйфь. Бу ниндидер сегментта өзелүгә китерә. Басым астында кан атылып чыга дигән сүз. Тутыктан торба шартлаган кебек. Монда да шул ук хәл. Бу очракта тутык булып атеросклероз тора. Ул кан тамырларын ашый, боза, дип ачыклык кертте Рәмис Якубов.  
Аның әйтүенчә, мондый технология белән операцияләр хастаханәдә сирәк ясала. Чөнки, беренчедән, кыйбат, икенчедән, катлаулы.

– Системалар иңбаш артерияләреннән алып бот артерияләренә кадәр куела. Бер үк вакытта 3-4 кеше эшләргә тиеш. Корсак куышлыгында шушы катлаулы конструкцияне әзерләү Союз-Аполлон космик кораблен җыю белән бер, чөнки миллиметрына кадәр төгәл туры китерү мөһим. Өлкәннәр өчен мондый аз җәрәхәтле операцияләр бигрәк тә кирәк, алар мондый процедураларны җиңелрәк кичерә. Башка төрле авырулары да күп булган пациентлар гадәти операцияләрне авыр кичерә, еш кына үлем белән тәмамлана, ник дигәндә, аларның йөрәк кан тамырлары инде таушалган, - дип аңлатты хирург.

Ә, гомумән алганда, корсак аортасы аневризмасыннан операцияләр ясау буенча программа БСМП да берничә ел гамәлдә.

– Чират кәгазе буенча, мохтаҗ булган һәр пациент үзенең протезын көтә. Универсаль размерлар юк, шуңа күрә бу эш бераз чикләнгән, - диде табиб.

Геннадий Атланов операциядән соң икенче көнне инде аягына баскан. 4-5 көн узгач, өенә дә чыгарылган. Шулай да, пациентка даими күзәтү астында булу киңәш ителгән.

– 3-6 айдан томография ясарга киңәш итәбез, шулай тиеш. Аннары 3-5 ел эчендә елга бер тапкыр булса да күренү кирәк, диде Якубов.

"Йөткергәндә авыртудан хәтта кычкырып җибәрә иде"

Геннадий Атланов гомере буе заводта станоклар көйләп, наладчик булып эшләгән. Тормыш иптәше Валентина Степановна иренең авыруы ничек башланганын искә алып сөйләде.
– Операциягә кадәр язын ук авырта башлаган иде инде. Аңа салкын тиде, табиб чакырган идек, ике тәүлек узгач кына килде. Эче турысында уң яктан бик каты чәнчеде аның, йөткерә дә алмый, йөткергәндә хәтта авыртудан кычкырып җибәрә иде. Аның температурасы да бик югары иде. Табиб дарулар эчәргә кушты, ләкин авыртуы үтмәде, аннары ашыгыч ярдәм чакырдык. Шуннан тикшерү узгач, корсак аортасы аневризмасы чире ачыкланды. Шул ук көнне БСМП га алып киттеләр, реанимациягә салдылар. Дәвалагач, бераз хәле җиңеләйде. Шуннан безгә операция кирәк, дип әйттеләр. Кирәкле җайланмалары әзерләнеп беткәч, күптән түгел ясадылар. Геннадий үзе дә операциягә әзер иде. Аның моңа кадәр дә операцияләр кичергәне бар иде. Үпкә шеше булып, бер өлешен алганнар иде. Операциядән соң тиз тернәкләнде. 14 октябрьдә 84 яшь тулачак, - дип сөйләде Валентина Степановна. 

https://intertat.tatar/society/y-tkerg-nd-avyrtudan-kh-tta-kychkyryp-ib-r-ide-challyda-unikal-operatsiya-yasap-patsientny-b-eren-d-/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International