БСМПда Красноярск шәһәреннән һәм Калмык республикасыннан хезмәттәшләребез булып китте.

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Эшчәнлеге дәверендә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе үзен республикада алдынгы сәламәтлек саклау учреждениесе итеп танытты. Казанышларыбыз илебездә һәм аннан читтә дә хезмәттәшләребез тарафыннан юагры бәяләнә. Шуңа күрә безнең хастаханә эшлекле визитларның даими пункты булып тора.

Агымдагы елның 22 октябрендә бездә Красноярск шәһәреннән һәм Калмык республикасыннан хезмәттәшләребез булып китте. БСМП белгечләре күп профильле эре стационарда сыйфат менеджменты системасы  буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Бу бездә югары дәрәҗәдә оештырылган. Кунакларга JCI халыкара стандартларын гамәлдә куллануны һәм аның нәтиҗәләрен дә күрсәттеләр. Хезмәттәшләребез җылы кабул иткән, ачык булуыбыз һәм кыйммәтле мәгълүматларыбыз өчен безгә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International