Сак булыгыз, бозлавык!
Салкыннар, беренче кар һәм боз башлану белән Чаллы травмпунктларына килүчеләр саны шактый арткан. Узган тәүлек эчендә генә дә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә 400 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу, гадәти көннәр белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк, дип билгеләп үтә табиблар.
Травмпунктка мөрәҗәгать итүче Алинә Зуева белән аянычлы хәл урамнан барганда булган. Өстәвенә, кулында кечкенә баласы да булган. “Барысы да юлларның чистартылмавы һәм бозлавык булуы аркасында килеп чыкты”,- ди Алинә.
Алинә Зуева, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе пациенты: «Аяк шактый нык шеште, хәзер йөри алмыйм. Барысы да яхшы булуына ышанасы килә»,- ди ул.
Гадәттә, кыш көтмәгәндә килә һәм халык аңа әзер булмый, дип билгеләп үтә табиблар. Узган тәүлек эчендә генә дә хастаханәнең травмпунктына 400гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу гадәти көннәр белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Табиблар шул ук көнне ярдәм сорап мөрәҗәгать итү бик мөһим, дип искәртә. Авыру узар дип көтәргә кирәкми. Амбулатор травма үзәге мөдире сүзләренә караганда, кагыйдә буларак, нәкъ менә егылган вакытта кешеләр шактый авыр җәрәхәтләр ала.
Марсель Хәкимов, БСМП амбулатор травма үзәге мөдире: «Нигездә, имгәнүләр буыннар өлкәсендә була. Ләкин егылган вакытта кешенең аяк-кулына гына түгел, ә баш миенә дә зыян килергә мөмкин. Бу вакытта да кеше махсус дәвалануга мохтаҗ».
Чистартылмаган урамнар, тайгак юлллар, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм җәяүлеләр кичү юллары аеруча куркыныч булып тора. Мондый урыннарда аеруча сак булырга кирәк!
Безнең төшерү төркеме шәһәр буйлап йөргән вакытта, электротехника тукталышында боз белән капланган җәяүлеләр юлына тап булды. Җир асты юлларында да хәлләр яхшыдан түгел. Ә менә Камаз – Мастер урамындагы җир өсте күпере бөтенләй яртылаш кына чистартылган. Ишегалларында да шундый ук хәл. Мондый шартларга җайлашырга туры килә, башка чара юк- диләр Чаллы халкы.
Юлларның яхшыруын торак-коммуналь хезмәтләре тарафыннан көтеп тору мөмкин булмаса, телевидение корреспондентлары кебек махсус аяк киемнәре сатып алу иң уңай ысул булачак!