3 нче шәһәр шифаханәсенендә эшләп килүче “Пациент мәктәбе”ндә чираттагы дәрес үтте. Аны Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсе табиб-неврологы Роман Джумабаев алып барды. Ул: “Нәрсә ул инсульт. Авыруны кисәтү һәм бер сәгать кагыйдәсе” дигән темага лекция укыды. Шулай ук табиб йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, кан басмымын контрольдә тоту кебек мөһим темаларга да тукталды.