БСМП табиблары Чаллы медицина көллиятен котлады

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсе белгечләре, Чаллы медицина көллиятенең ачылуына 40 ел тулуга багышланган, тантаналы чарада катнашты. Анда шәһәрнең медицина учреждениесе җитәкчеләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары, кайчандыр әлеге  уку йортын тәмамлаган белгечләр катнашты. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсе табиб-анестезиолог-реаниматологлары Колесников Кирилл Игоревич һәм Мартынов Юрий Николаевич – әнә шулар. Шулай ук уку йортын юбилее белән котларга РФ һәм ТР ның атказанган табибы Фәйзуллин Әхнәф Бариевич,  Леонтьева Ольга Ильинична да килгән иде. Алар уку йортының киләчәктә дә зурдан-зур уңышларга ирешеп, үрнәк эшчәнлек алып баруын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International