БСМПга РФ Сәламәтлек саклау күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Матыцин Никита Олегович килде

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 29 гыйнварында JCI халыкара стандартлары буенча аккредитацияләнгән клиника белән танышу кысаларында БСМПга РФ Сәламәтлек саклау күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Матыцин Никита Олегович килде . Көн дәвамында кунак клиника эшенең төп принциплары, JCI халыкара стандартларының кагыйдәләре буенча сыйфат менеджменты системасы һәм гомумән хастәханәнең эшчәнлеге белән танышты. “Әлеге стандартларны гамәлгә кертү дәвалауның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын һәм клиникага ышанычны арттыра. Бу, беренче очракта пациентлар өчен әһәмиятле булса, медицина хезмәткәрләре өчен дә зур тәҗрибә”,- диде Никита Олегович.

БСМП эшчәнлеге Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге белгече тарафыннан югары бәяләнде һәм иң яхшы практикаларның берсе дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International