2019 елның 29 гыйнварында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уңаеннан ТР ның фәннәр академиясендә күргәзмә оештырылды. Анда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов та чакырулы иде. Рөстәм Нургалиевич һәм сәламәтлек саклау министры М. Н. Садыйковка JCI стандартлары буенча куркынычсыз клиника төзүгә нигезләнгән 6 гади баскыч күрсәтелде. Бу - БСМП эшчәнлегендә гамәлгә ашырыла торган халыкара стандартлар.
1. Пациентны идентификацияләү. Клиникага кергән һәр пациент 2 индикатор буенча билгеләнә (пациентның фамилиясе һәм аның авыру тарихы номеры).
2. Аеруча начар анализларны тиз арада тапшыру. Мондый нәтиҗәләр белән максималь дәрәҗәдә эш ителә. Бу дәвалау юнәлешен тиз арада үзгәртү өчен бик мөһим.
3. Югары куркынычлы медикаментлар белән эшләү. Клиникада аларны билгеләгәндә кирәкмәгән реакцияләрне булдырмас өчен, медикаментларның мондый төркеме белән эшләү алгоритмы булдырылган.
4. Хирургия куркынычсызлыгы. Пациентны операция бүлмәсенә кертүнең төп таләбе: анда тиз арада бетми торган махсус маркировкасы булу. Ә операция алдыннан, мәҗбүри рәвештә, «Тайм-аут»процедурасы үткәрелә.
5. Йогышлы авырулар куркынычсызлыгы. Кул гигиенасы бөтен җирдә дә башкарыла.
6. Аңны югалтып егылуны кисәтү. Клиникада бу мәсьәләне гамәлгә ашыру буенча программа эшләнгән, аерым алганда, егылу куркынычы зур булган пациент махсус «сары» беләзек белән билгеләнә.