Нәрсә ул грипп һәм аның куркынычы нидән гыйбарәт?

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Грипп-һәр кеше өчен авыру куркынычы булган йогышлы авыру. Күпчелек кешеләр грипп белән нибары берничә көн генә авырый, әмма кайберләре җитди чирли, хәтта, ни кызганыч, үлем белән тәмамланган очраклар да бар.

Грипп вакытында кешедә булган хроник авырулар кискенләшә. Тиешчә дәваламаган очракта өзлегүләргә китерә.

Шуларның иң яманы - үпкә авырулары (пневмония, бронхит). Нәкъ менә пневмония күпчелек үлем очракларының сәбәбе булып тора.

Шулай ук, сулыш юллары (отит, синусит, ринит, трахеит), йөрәк-кан тамырлары системасы (миокардит, перикардит), нерв системасы ягыннан өзлегүләр (менингит, бенингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневритлар) еш күзәтелә.

Өзлегүләрне булдырмас өчен, гриппны вакытында профилактикалау һәм авыруны дөрес дәвалау мөһим.

Гадәттә грипп кинәт башлана. Грипп, А һәм В төр вируслары үрчү тизлеге белән аерылып тора, шуңа күрә вирус эләккәннән соң санаулы сәгатьләр эчендә сулыш юлларының лайлалы тышчасына зарар килә, аңа бактерияләр керү мөмкинлеге ачыла.

Гриппның тө симптомнары булып — тән температураның 37,5–39 С булуы, баш авыртуы, мускуллар сызлау, буыннар сызлау, калтырау, арыганлык, ютәл тора. Гриппны еш кына башка авырулар белән дә бутыйлар, шуңа күрә, төгәл диагнозны табиб куярга тиеш, шулай ук дәвалау тактикасын да ул билгели.

Грипп белән авырганда нәрсә эшләргә?

Иң беренче симптомнар вакытында пациентка тирә-юньдәгеләрне зарарсызландыру гына түгел, вакытында дәвалау белән шөгыльләнү өчен дә өйдә калырга кирәк. Моның өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мөһим!

Әти-әниләр! Авыру балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә, мәдәни-массакүләм чараларга җибәрмәгез. Грипп вакытында урын режимын үтәү бик мөһим, чөнки авырган вакытында йөрәк-кан тамырлары, иммун һәм организмның башка системаларына йөкләнеш арта.

Грипп вакытында үз-үзеңне дөрес түгел, нәкъ менә табиб диагноз куярга һәм дәвалауны билгеләргә тиеш.

Дөрес дәвалану өчен авыру табибның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә һәм вакытында дарулар кабул итәргә тиеш. Моннан тыш, кайнар чәй, мүк җиләге яки су кебек сыеклыкларны мөмкин кадәр күбрәк эчү киңәш ителә.

Мөһим!

38-39 температурада участок табибын яки "Ашыгыч ярдәм” бригадасын өйгә чакырырга кирәк.

Шунысын да истән чыгарга ярамый, ютәл һәм төчкерү вакытында авыру авызын һәм борынын салфетка белән капларга тиеш.

Авыру булган бүлмәне даими рәвештә җилләтергә һәм вирусларга каршы көрәшүче дезинфекция чаралары кулланырга кирәк.

Грипп йоктырганнар белән аралашуны чикләргә кирәк, ә аны дәвалаган очракта медицина битлеге яки марля бәйләвеннән файдалану зарур.

Грипптан үзеңне ничек сакларга соң?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе нигезендә, гриппка каршы вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора, чөнки нәкъ менә вакцина

әлеге эпидемиология сезонында иң актуаль .

Грипптан ясалган вакцинаның нәтиҗәлелеге кышкы айларда һәрвакыт кулланыла торган иммуномодуляторлар, витаминнар, һәм«халык медицинасы» чараларына караганда күпкә уңайрак.

Әлеге вакцинация һәркемгә тәкъдим ителә, әмма 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулардан җәфа чигүчеләргә, йөкле хатын — кызларга, шулай ук -медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә аеруча киңәш ителә.

Вакцинация авырулар саны арта башлаганчы 2-3 атна эчендә үткәрелергә тиеш, прививканы медицина учреждениесендә махсус өйрәтелгән медицина персоналы гына ясарга хокуклы.

Ләкин, аның тискәре нәтиҗә бирү очраклары да юк түгел, мәсәлән, гриппка каршы прививканы кискен бизгәк, хроник авырулар кискенләшкәндә, организмның аксымга сизгерлеге югары булганда (әгәр ул вакцина составына керә икән) ясарга ярамый.

Гриппка каршы прививка ясагач, сез үз организмыгызны аеруча куркыныч вируслардан саклыйсыз, ләкин кеше өчен куркыныч булган тагын 200 төр вирус бар, алар да шулай ук ОРВИ авыруына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санының эпидемик күтәрелеш чорында профилактика чаралары күрергә киңәш ителә.

Профилактика кагыйдәләре:

-Эпидемия сезоны башланганчы гриппка каршы прививка ясагыз.

-Массакүләм кешеләр җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында мөмкин кадәр сирәгрәк булырга тырышыгыз.

-Кешеләр җыелган урыннарда битлек кулланыгыз.

-Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәләр булдырудан сакланыгыз.

-Кулларыгызны сабын белән, бигрәк тә урам һәм җәмәгать транспортыннан соң, яхшылап юыгыз.

-Йортыгызны даими җилләтегез.

-С витамины (мүк җиләге, лимон һ.б.) булган продуктларны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз.

- Сарымсак һәм суганлы ризыкларны дә читтә калдырмагыз.

-Гаиләдә яки эш коллективында грипп белән авыручылар булган очракта-профилактика максаты белән вируска каршы препаратлар кабул итә башлагыз (препаратны куллану буенча табиб белән киңәшләшергә кирәк).

-Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз: дөрес тукланыгыз һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез.

http://rospotrebnadzor.ru/about/info/news_time/news_details.php?ELEMENT_ID=11214

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International