БСМП командасы медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында үткәрелүче спорт-сәламәтләндерү ярышларында катнашып, призлы урыннарга лаек булды. Ак халатларны спорт формасына алыштырып, БСМП хезмәткәрләре чаңгы, волейбол кебек ярышларда үзләрен сынап карадылар. Ир – атлар арасында шәхси зачетта 3 км чаңгы узышлары буенча беренче урынны кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов, икенче урынны – баш энергетик Игорь Блотарев, хатын-кызлар арасында икенче урынны табиб-хирург Олеся Кулагина алды. Хатын-кызлар волейбол командасы исә икенче урынга лаек булды. Безнең команданың физик әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды, шуңа күрә ярышларның барлык этаплары да уңышлы узды. БСМП хезмәткәрләре өчен спорт ярышларында катнашу физик культураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм пропагандалау гына түгел, коллективта корпоратив рух формалаштыру да булып тора.