Яр Чаллының хирургия хезмәте республикада лидер булып танылды.
Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының хирургия һәм травматология хезмәтләренең йомгаклау медицина активы булды. Анда республика районнары һәм клиникалары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. 2018 елдагы күрсәткечләр буенча Яр Чаллы шәһәренең хирургия хезмәте Татарстан Республикасында лидер дип танылды. Чара кысаларында Татарстанның иң актив хирурглары ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дипломнары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай итеп, уңышлы һәм актив эшчәнлеге өчен БСМПның 2нче хирургия бүлеге мөдире Николай Соловьевка республика хирурглары җәмгыятенең рәхмәт хаты тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, өченче ел рәттән безнең хирургия хезмәте республикада лидер исемен йөртә.