10 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең БСМП делегациясе Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә һәм Казан шәһәренең 7нче Шәһәр хастаханәсенә килделәр. Медицина ярдәме сыйфатын камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу максатларында безнең хастаханә хезмәткәрләре тарафыннан өзлексез эш алып барыла. Очрашу нәтиҗәләре буенча кардиология хезмәтен һәм дәвалау оешмаларында клининг системасын оештыру буенча мәгълүмат алышынды.