Юка эчәклектәге шешне алу буенча уникаль операцияне Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең эндоскопия бүлегендә Удмуртия Республикасыннан өлкән яшьтәге пациенткада үткәрделәр. Әлеге ханымда, үз республикасында ашкайнату органнарының торышын күрергә мөмкинлек бирүче гастродуоденоскопия узган вакытта унике илле эчәлектә катламлы шеш табылган. Бу төр шеш сирәк очрый һәм аны вакытында дәваламау авыр нәтиҗәләргә китерә. Күпчелек очракта әлеге шеш корсак куышлыгын ачу юлы белән бетерелә. Аны корсак стенасын эндоскопик ысул белән кисмичә, табигый физиологик юллар аша чыгару авыррак була. Бу очракта, шешне бетерү ысулын ачыклау өчен өстәмә тикшерү үткәрелде, аның барышында нечкә эчәкнең эченә, эндоскопик юл белән чыгарылучы махсус УЗИ аппарат урнаштырылды. Шуннан соң пациент, операциянең әлеге төрен үткәрү өчен, Чаллы шәһәре эндоскопия бүлеге мөдире Илмир Дамир улы Ахуновка җибәрелде. Шулай итеп, 6 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгече унике илле эчәкнең катламлы шешеннән, корсак куышлыгын ачмыйча гына шеш алуга иреште.