Уку елы азагы-барлык мәктәп укучылары өчен бик авыр вакыт, әмма агымдагы елда укуны тәмамлаучыларга икеләтә авыррак, чөнки алда ДДИ, БДИ тапшыру, шулай ук булачак һөнәри эшчәнлек сайлау тора. Яр Чаллыда булачак һөнәр сайлауны җиңеләйтү өчен «Чаллыда эшлә " акциясе оештырылды. Һәм әлеге акцияне үткәрү кысаларында 19 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә шәһәребезнең 12 нче урта белем бирү мәктәбенең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары килде. Укучылар медицина хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре, аның кешелек өчен мөһим һәм кыйммәтләре белән таныштылар. Баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Людмила Репина, эпидемиология бүлеге мөдире Марина Ходакова һәм баш шәфкать туташы Евгения Караулова хастаханә бүлекләре буйлап экскурсия уздырдылар, укучылар диагностик аппаратлар һәм лаборатория җиһазлары белән таныштылар һәм хәтта УЗИ үткәрү процессын - иң мөһим органнарның аппарат мониторында эшләвен күрделәр, шулай ук микроскоп астында бактерияләрне күзәттеләр! Чара ахырында безнең кунаклар әлеге һөнәрнең кызыклы һәм күпкырлы булуын билгеләделәр. Үз чиратыбызда, без берничә елдан соң әлеге яшьләрне кабат күрүебезгә шат булачакбыз.