Сезне хастаханә ачылганнан бирле эшләүче, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе травматологы Анатолий Николаевич Метелев белән таныштырабыз

2019 елның 4 октябре, җомга

Сезне хастаханә ачылганнан бирле эшләүче, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе травматологы Анатолий Николаевич Метелев белән таныштырабыз.

Анатолий Николаевич 1957 елның 1 декаберндә Киров өлкәсенең Комбети авылында туган. Мәктәпне тәмамалагач, Ватан алдындагы бурычын үтәү өчен армиягә бара. Анда бергә хезмәт иткән дусты белән тормышын сәламәтлек саклауга багышларган карар кыла һәм 1978 елда Ярославль медицина институтына укырга керә.

 1984 елда Анатолий Николаевич укуын тәмамлый һәм күптән түгел генә ачылган Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә эшкә урнаша.

Анатолий Николаеви башта эшләргә авыр булды дия алмый, чөнки ул вакытта травматология бүлеген Геннадий Петрович Комиссаров һәм өлкән ординатор-Раиса Григорьевна Рязанская җитәкли. Алар яшь белгечне колач җәеп каршы алалар, ярдәм итәләр. Шундый тәҗрибәле остазлар белән эшкә өйрәнү авыр булмый. Ул хирургик манипуляцияләрне бик оста башкарырга өйрәнә.

Анатолий Николаевич әйтүенчә, хәзер травматология заман белән бергә алга бара. Элек билгеле операция өчен 2 сәгать вакыт кирәк булса, хәзер югары технологияләр җиһазлар ярдәмендә вакыт ике тапкыр кимегән. Югары технологияләрдә тәҗрибәле белгечләрнең эшләве уңай нәтиҗәләр бирә.

“Шулай да медальнең икенче ягы бар: барысы да яхшы булмаган очракта авырулар хәлне аңламый. Алар югары технологияле җиһазлар белән тәҗрибәле табиб эшләгәндә һәрвакыт яхшы нәтиҗә була дип уйлыйлар. Алар иң мөһим нәрсәне оныталар, операциянең уңышлы узуында, авыруның сәламәтләнүендә алар гына түгел, авыруның хәлгә, операциягә, табибка карата позитив фикере дә булырга тиеш. Үземнең хезмәт юлында шуны күзәттем: авыру операциягә тыныч карап, табибка ышана икән, операция уңышлы уза һәм авыру терелә. Серне ачам – без һәрвакыт үзебезнең авыруларыбыз өчен борчылабыз. Һәр җиңелгән чир, уңышлы узган операция, авыруларның терелүе һәм шатлыклы күзләре – бу безнең дә шатлык, бу - безнең уртак җиңүебез!” – ди Анатолий Николаевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International