Кешелекнең иң төп ялгышуы – стереотипларга карап, тирә-юньдәгеләргә бәя бирү. Бала икән, димәк ул - шаян, шук, тиктормас, яшүсмер- тиз кызып китүчән, ир-ат- физик һәм рухи яктан көчле, ә хатын-кыз киресенчә булырга тиеш. Тормышта моңа капма-каршы күренешкә юлыксак, без моңа сәерсенеп карыйбыз, гаҗәпләнәбез. Әйтик, хатын-кыз хирург. Килешәсездер, бу сүзне ишетүгә күз алдына, хирург халаты кигән ир-ат килеп баса.
Шунысы игътибарга лаек, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә хирург булып эшләүче, югары квалификацияле, талантлы белгечләр аз түгел. Бүген шуларның берсе – Миңнур Хамат кызы Гайфетдинова белән таныштырабыз.
Миңнур Хамат кызы шәһәребезнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 1988 елдан бирле эшли. Ул билгеле бер вакытка кадәр безнең хастаханәдә бердәнбер хатын-кыз хирург булган. Баштагы вакытларда гомуми сттереотиплар белән көрәшү җиңел булмавын яшерми ул. “Еш кына манипуляция ясаучы кешенең җенесе операциянең сыйфатына да, табибка да бәйле түгеллеген, моның табибка һәм аның сәләтенә бәйле икәнлеген расларга туры килде. Бүгенге, заманча дөньяда, күпкә җиңел. Авырулар да, хезмәттәшләр дә моңа аңлап карыйлар, ә хирург-хезмәттәшләрем арасында мин үз кешегә әйләндем. Алар белән теләсә нинди сораулар буенча фикер алыша алам. Без бер команда булып эшлибез”, - ди ул.
Миңнур Гайфетдинова Татарстанның Менделеевск районы Бәзәкә авылында 20 октябрьдә туган һәм балачагыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә хыялланган. Кешеләрне дәвалау теләге беренче тапкыр биш яшендә барлыкка килгән. Бу вакытта ул үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә эләккән. Дару исе, табиб, шәфкать туташларының ап-ак халатлары, аларның йомшак куллары аңарда шулар кебек могҗиза тудыручы булу хисе уята. Чөнки носилка белән хастаханәгә китерелгән, үлем дәрәҗәсендәге, биш яшьлек баланы табиблар терелтеп аякка бастыралар.
Хастаханәдән чыккач, чын мәгънәсендә белемнәрне тормышка ашыру башлана. Бервакыт аягы сынган казны, хуҗалары суймакчы булалар. Тик кечкенә Миңнур моңа юл куймый. “Мин аны теретәм!”- ди һәм терелтә дә. Бераздан каз берни булмагандай йөгереп йөри башлый. Шулай итеп үскән вакытта Миңнур Хамат кызында дүрт аяклы шактый күп “авырулары” һәм билгеле бер тәҗрибә дә барлыкка килә.
Хәтта берәр нәрсәне теккәндә дә, Миңнур Хаматовна фантазиясен эшкә җигә һәм үзен хирургик кисемне ювелир кебек оста тегүче итеп күз алдына китерә.
Әмма мәктәпне тәмамлагач, билгеле сәбәпләр аркасында, ул Куйбышев исемендәге химия заводы каршындагы һөнәри училищеда белем ала, аннары гына медицина училищена кереп, операция бүлеге шәфкать туташы була.
Аннары Казан хастаханәсендә операция бүлегендә өлкән шәфкать тутатышы булып эшли. Шул вакытта табиб Зимфира Ломованың операцияләрне җиңел һәм уңышлы эшләвен күреп, хатын-кыз хирургның да хирургик инструментлар белән операцияләрне виртуоз башкара алуын аңлый. Шуннан соң табиб булырга һәм медицина институтына укырга керергә карар кыла. Әмма операция шәфкать туташы булып эшләвен туктатмый. Эшләп укый һәм 1987 елда югары белемле белгеч икәнлекне раслаучы документ - диплом ала. Бүленеш буенча аны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә интернатурага җибәрәләр. Бер ел узганнан соң, Миңнур Хаматовна башка җирдә эшләвен күз алдына да китерми. “Башта авыр булды. Бу яңа эш, яңа коллектив, эшнең күплегеннән генә түгел, хезмәттәшләрем мине башкача кабул итте, чөнки мин ул вакытта бүлектә бердәнбер кыз идем. Әмма тора-бара мин коллективка кердем һәм үземнең тырышлыгым белән хатын-кыз хирургларның да уңышлы эшли алуын расладым. Сан ягыннан ир-ат хезмәттәшләремнән күбрәк операцияләр ясаган вакытларым да булды. Сукыр эчәген алу буенча рәттән җиде операция ясавымны беркайчан да онытмыйм. Табиб авыраганда үземнең сменадан соң да, эштә калган вакытларым булды. Андый чакларда улым да минем белән хастаханәдә куна, шунда дәресләр әзерли иде. Үсеп, һөнәр сайлар вакыт җиткәч ул:”Табиб булмыйм, мин бу өлкәдә үземнекен эшләгән кебек хис итәм”, - дип бөтенләй башка һөнәр сайлады”, - ди ул.
Миңнур Хаматовна бүгенге көндә дә тырышып эшли. Аны коллективта да, авырулар да хөрмәт итә.