2020 елның 24 гыйнварында Казанның мәгълумат үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Анда сәламәтлек саклау министры 2019 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2020 елга төп бурычлар турында сөйләде. Чарада республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре, шул исәптән Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсе вәкилләре дә катнашты.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлеге мөдире Рәмис Әнвәр улы Якубов күкрәк читлеген кисмичә генә ясалган операцияләр турында чыгыш ясады. Ул “риск” төркемендәге авыруларга БСМП диварларында транскатетер клапаннарны (TAVI) күчереп кую турында сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.