Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 3 мөһим вакыйга: яңартылган зур конференц-зал, хастаханәнең яңа барлыкка килгән фотогалересе, чынлыкта оешма музее, 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга бурычлар турында киңшәмә.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең зур залына безнең өчен якын булган 300 кеше җыелды. Президумга ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаевич Николаев, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Сергеевич Зуев, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Юрьевич Николаев, БСМПның баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәммәдиев утырды. Утырышта шулай ук безнең дус коллектив, шәһәр халкы, якын тирә район-шәһәрләрнең учреждение җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә алдыннан кунаклар музей белән таныштылар. Анда хастаханә төзелә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр 100гә якын фото урын алган. Аның карагач 70нче еллар сәламәтлек саклау өлкәсе һәм бүгенге заманча уникаль операция фотолары белән танышып була.
Аннары хастаханәнең баш табибы Фәнис Мөхәммәдиев 2019 елда ТР Сәламтлек саклау министры Марат Садыйков һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ярдәме белән башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Яңалыклар халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирде. Хастаханә янында ял итү һәм машина кую урыны барлыкка килде.
Баш табибның медицина буенча урынбасары Роман Джумабаев БСМПның Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнары үзәк хастаханәләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Соңыннан алдынгыларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. 27 хезмәткәр ТР Дәүләт Советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Шәһәр хакиме, башкарма комитет, сәламәтлек саклау идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.