2020 елның 19 февралендә шәһәр советының XXXVII йомгаклау сессиясендә безнең табиб-хирург Миңнур Хамат кызы Гайфетдинова лаеклы бүләк - “Татарстанның атказанган табибы” исеме белән бүләкләнде.
Сессиядә ТР Премьер-министр урынбасары Алексей Валерьевич Песошин, шәһәр хакиме Наил Гамбар улы Мәһдиев, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Анатольевич Когогин, ТР Дәүләт советы һәм шәһәр советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Миңнур Хамматовна ТР Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин кулыннан медаль алды.