2020 елның 20 июнендә онлайн - режимда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республиканың медицина хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

2020 елның 20 июнендә онлайн - режимда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республиканың медицина хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Очрашу РКХ базасында AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Александровна Патяшина катнаштылар.

Очрашу барышында Президентка узган елның җәендә Актаныштан Данил бабай белән булган хәлләр турында сөйләделәр. Ул чакта БСМПның кан тамырлары хирурглары Аршак Чахоян һәм Дамир Вәлиуллин, бик кыска вакыт эчендә авылга кадәр йөз километр юл үтеп, безнең пациентны коткардылар, аневризма өзелеше булган авыруны дәваладылар.

Видеоконференциядә пациент Данил Хәйдәр улы үзе дә катнашты. Ул Рөстәм Нургалиевичка үзенең коткару тарихын сөйләде, үз коткаручыларына-БСМП табибларына зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикада сәламәтлек саклау өлкәсенең матди-техник базасын модернизацияләү дәвам итә: махсус автомобильләр сатып алына, медицина объектларына капиталь ремонт ясала, заманча җиһазлар сатып алына. Әмма төп урынны элеккечә үк табиблар үзләре алып тора. «Иң мөһиме-кешеләр, шулай ук безнең республикада яхшы төзелгән традицияләр. Мин эше киеренке режимда барган медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук ветераннарга Татарстан медицина системасына нигез салынган фундамент өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сәламәтлек саклау мәсьәләләре безнең өчен һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай булып кала", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Нургали улы Миңнеханов табибларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International