Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кардиохирурглары чираттагы яңа технологияләрне гамәлгә кертә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә кардиология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясенең актуаль мәсьәләләренә багышланган мастер-класс белән конференция узды. Анда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Себер федераль округы буенча баш штаттан тыш кардиохирургы Александр Богачев-Прокофьев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Николай Илюхин, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, рендгенэндовоскуляр диагностика һәм дәвалау буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Терегулов, АМЯХнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов катнашты. 

Кардиохирург Александр Богачев-Прокофьев гипертофик кардиомиопатияне дәвалау өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге генетик авыру пациентларда скрининг барышында ешрак ачыклана башлады. Патология операция белән генә бетерелә. Шундый операцияләрнең берсен Александр Богачев-Прокофьев бүген ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә үткәрде.

«Әлеге авырну гипертофик кардиомиопатияне без дәвалый алмыйбыз, чөнки ул генетик авыру, ләкин без иң зур кан тамыры – аортага кан агымын нормальләштерә алабыз. Шул рәвешле, пациентларның сулыш кысылуга, авыртуга зарланулары кими һәм кинәт йөрәк үлеме куркынычы сизелерлек кими», – дип билгеләп үтте Александр Богачев-Прокофьев.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш хирургы Рәмис Якубов кискен аорталь синдромын хирургик дәвалау турында сөйләде.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау турындагы доклад белән сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким чыгыш ясады. 

Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International