КБК хезмәткәрләрен БСМП табиплары тикшерде

2018 елның 7 декабре, җомга

Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты (КБК) хезмәткәрләренә, йөрә-кан тамырлары авыруларын кисәтү максатыннан, медицина тикшеренүе үткәрделәр. Эшчеләргә ике атна дәвамында Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсе (БСМП) белгечләре медикаментоз дәвалану һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча төпле киңәшләрен бирде. Шулай ук аларның анализларын алды һәм йөрәк күрсәткечләрен тикшерде. Әйтергә кирәк, комбинат белән хастаханә инде берничә ел уртак хезмәттәшлек алып бара. Бу исә оешма хезмәткәрләренең сәламәтлегендә дә уңай чагылыш таба. Алдан кисәтү чаралары нәтиҗәсендә эшчеләрнең авыру очраклары сизелерлек кимегән.

http://chelny-izvest.ru/news/city/sotrudnikov-kbk-obsledovali-vrachi-bsmp 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International