“БСМП” ГАУЗ табиблары Воронеж һәм Кемерово өлкәләреннән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

23-24 гыйнвар көннәрендә “БСМП” ГАУЗ табиблары Воронеж һәм Кемерово өлкәләреннән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар безнең белгечләрнең ашыгыч һәм югарытехнологияләре медицина ярдәме күрсәтү буенча эш алымнарын өйрәнде. Шулай ук алар клиниканың эшчәнлеге белән танышты. Очрашу барышында эчке контроль һәм табиб эшчәнлеге куркынычсызлыгын оештыру мәсьәләләренә дә тукталдылар. Кунакларга авыруларны хастаханәгә салу,  хәлләренә карап аеру һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә тиз арада диагностика үткәрү алымнары да күрсәтелде. Табиблар әлеге чарадан канәгать калды һәм хастаханә белгечләренә зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International