БСМП да уникаль операция эшләнгән

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

1нче хирургия бүлеге мөдире Соловьев Алексей Александрович тарафыннан лапароскопик гемиколэктомия башкарылган. Исегезгә төшерәбез, гемиколэктомия-юан эчәклекнең уң яисә сул якларын юк итү операциясе. Бу калын эчәк яман шеше вакытында иң киң таралган операция. Онкологик күрсәтүләрдән тыш, гемиколэктомияне башка авырулар вакытында да эшләргә мөмкин. Гемиколэктомия-ул ачык операция кебек, ләкин заманча эндоскопик җиһазлар ярдәмендә эшләнелә. Лапароскопик операциянең өстенлеге шунда ки, аңа тукымаларның аз җәрәһатләнүе хас,шулай ук, тернәкләнү вакыты да озакка сузылмый. Операция үтеп 2 көннән соң өенә озатылган һәм үзен бик яхшы хис иткән пациент моңа ачык дәлил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International