Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе коллективы “Сәламәтлек – 2019” йомгаклау конференциясендә 3нче урын яулаган хезмәттәшләрен ихлас теләкләр һәм алкышлар белән каршы алды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе коллективы “Сәламәтлек – 2019” йомгаклау конференциясендә 3нче урын яулаган  хезмәттәшләрен ихлас теләкләр һәм алкышлар белән каршы алды.

Спорт бәйрәме Казанның Үзәк стадионында үтте. Анда Чаллы данын шәһәрнең төрле учреждениеләреннән 40 кеше яклады. БСМПдан Алексей Коновалов, Зөлфия Исрафилова, Ринат Әхмәтҗанов, Евгений Чухнин, Туяна Цыренова, Наилә Ремеслова, Евгения Жданова, Олеся Кулагина, Зөлфия Шәрипова, Виктор Ямашев, Рөстам Сабиров катнашты. Алар волейбол, җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы һәм аркан тарту буенча көч сынаштылар.

Алар әлеге чараның әһемияте, яңа дуслар табулары, бүләкләү тантанасы турында тәэсирләнеп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International