БСМП горурлыгы - Станиченко гаиләсе дә бу көнне бүләккә лаек булды! ⠀

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 8 июлендә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев Чаллы гаиләләренә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырды. Чара Автошәһәрнең Тантаналар сараенда Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узды. БСМП горурлыгы - Станиченко гаиләсе дә бу көнне бүләккә лаек булды! ⠀

Алар гаҗәеп гармонияле, аваздаш пар. Аларга карасак, шунда ук барысы да аңлашыла - бу гаиләдә мәхәббәт яши. Наилә Сәидәхмәтовна һәм Юрий Николаевич бер-берсен тулыландыралар, бердәм булып яшиләр. ⠀

Аларның мәхәббәт тарихларына күз салсак, 1980 елда яшь Юрий һәм  зәңгәр күзле Наилә медицина факультетына укырга керергә карар кыла. Казан дәүләт медицина университетының «дәвалау эше»факультетында беренче курста таныша алар.

Студент елларында ук алар күп вакытларын бергә үткәрә башлаганнар. Ә бу әкиятнең дәвамы булып 1985 елның 9 августында язылышу һәм ике искиткеч фәрештәнең - башта улы Марат, аннары кызы Алинәнең тууы тора. ⠀

Юрий Николаевич Һәм Наилә Сәетәхмәтовна озак еллар дәвамында БСМПда эшлиләр, ә моңа кадәр 5-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе пациентларының күп санлы гомерен саклап калганнар.

Наилә Сәетәхмәтовна әйтүенчә, гомуми эш урыны аларның мөнәсәбәтләренең эмоциональ төсләренә берничек тә тәэсир итми, алар, киресенчә, ныгый. Сөйләшерлек тә, серләшерлек тә сүзләр һәрвакыт бар бит. Эш буенча бәхәсләр сирәк туа, чөнки аларның һәркайсы үз эшчәнлеге белән шөгыльләнә. ⠀

“Озын гаилә тормышының төп сере- бер - береңне ишетә белү", - ди Станиченко гаиләсе. ⠀

Юрий Николаевич Һәм Наилә Сәидәхмәт кызы! БСМП коллективы исеменнән Сезгә нык сәламәтлек, бик күп бәхетле мизгелләр телибез. Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт бергә типсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International