Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары өч бала атасын тормышка кайтардылар

2022 елның 23 сентябре, җомга

Соңгы 10 елда Юрий Кудряшов табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Берничә көн элек төнлә ул ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кардиоранимациясенә эләгә. 47 яшьлек ир-атны аортаның B тибындагы катламнарга бүленеше аяктан ега.

«Йокларга яттым, төнлә иелгәндә аркамда авырту тойдым. Авырту хәтта сулышны да япты, суларга да авыр иде», – дип искә ала Юрий Кудряшов.

Ашыгыч ярдәм пациентны Түбән Камадан алып килде. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә аны рентгенхирурглар, кардиохирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, шәфкать туташлары каршы ала. Вакытында күрсәтелгән хирургия ярдәме белән өч бала атарсы үлемнән кала.

 «Әгәр без шунда ук ярдәм күрсәтмәсәк, мондый пациентлар үләргә мөмкин. Ашыгыч ярдәм машинасында ук табиблар безнең белән элемтәгә керә. Без инде йөрәк проблемасы белән килүче пациентларны алдан беләбез», - дип аңлата табиб-кардиолог Өмид Әхмәтов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International