Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиб-хирурглары “Бавыр һәм ашказаны асты бизе хирургиясенең хәзерге заман дөньякүләм стандартлары” темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли симпозиумда булдылар

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның 6 июнендә Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиб-хирурглары Казанның 7нче хастаханәсендә “Бавыр һәм ашказаны асты бизе хирургиясенең хәзерге заман дөньякүләм стандартлары” темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли симпозиумда булдылар. Бу өлкә медицинада бик актуаль, чөнки бу органнардагы шеш бик агрессив һәм тиз үсүче булып тора. Чараның әйдәүче экспертлары гомуми һәм висцераль хирургия һәм онкология хирургиясе буенча Германия клиникаларының баш табиблары: Карл Юрген Олдхафер, Асад Кутуп һәм Казан дәүләт медицина академиясенең ашыгыч медицина ярдәме, Катастрофалар медицинасы һәм сәламәтлек саклауның мобилизацион әзерлеге кафедрасы мөдире - Андрей Анисимов булды. Симпозиум барышында искиткеч һәм киңәйтелгән доклад белән Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш хирургы Рәмис әнвәр улы Якубов чыгыш ясады, анда бавыр һәм ашказаны асты бизләре хирургиясендә ачык операция үтемлелеген коррекцияләү аппаратына хәзерге заман карашларына күзәтү үткәрде. Конференциядә катнашучылар симпозиумда катнашудан , шулай ук Германия клиникаларында зур шешле һәм ашказаны асты бизендә операция үткәрү тактикасыннан бик канәгать булып кайттылар. Симпозиум дәвамында Германиянең клиникасыннан операция барган вакытны турыдан-туры трансляциясе алып барылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International