Яңа кадрлар килде

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастахнәсе коллективында шатлыклы вакыйга. Узган айда безгә көтеп алынган 5 белгеч килде. Алар арасында гаилә дә бар. Алар коллектив белән генә түгел, яңа яшәү урыны белән танышалар, эшкә энтузиазм һәм теләк белән керештеләр.

Сезгә аларны тәкъдим итәбез:

Анна Валерьевна Николаева – 3нче кардиология бүлеге врач-кардиологы. 2013 елда Ижау дәүләт медицина академиясен “Дәвалау эше” белгечлеге буенча тәмамлаган. 2016 елда “Кардиология” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина академиясендә укыган.

Александр Александрович Садыйков – 2нче интенсив терапея һәм реанимаия бүлеге анестезиолог-реаниматологы. 1996 елда Актүбә дәүләт медицина институын “Дәвалау эше” белгечлеге буенча тәмамлаган. 2002 елда Самара дәүләт медицина университетында “Анестезиология һәм реаниматология” белгечлеге буенча ординатура узган.

Садыйкова Наталья Петровна – НейроПИТ авырулары өчен неврология  бүлегенең табиб- анестезиолог-реаниматологы. 2003 елда Оренбург дәүләт медицина академиясен “Анестезиология һәм реаниматология” белгечлеге буенча тәмамлаган.

Әмир Алиханович Келигов – 3нче кардиология бүлге табиб –кардиологы. 2017 елда Пенза дәүләт университетында “Дәвалау эше” белгечлеге алган. 2019 елда Пенза дәүләт медицина университетында “Кардиология” белгечлеге буенча ординатура узган.

Марина Владимировна Панфилова – 1нче кардиология бүлеге табиб –кардиологы. 1998 елда Ижау дәүләт медицина академиясенең “Дәвалау эше” бүлеген тәмамлаган. 2007 елда Казан дәүләт медицина академиясендә “Кардиология” белгечлеге буенча һөнәри осталыгын арттырган.

Яңа хезмәктәрләребезгә уңышлар, яңа казанышлар телибез,  һәр эш көне канәгатьлек һәм уңай эмоцияләр генә алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International