2020 елның 13 мартында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен “Пациентларга юнәлгәнлек. Бәхәсләр белән эшләү техникасы” дигән темага трененинг-лекция булды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елның 13 мартында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен “Пациентларга юнәлгәнлек. Бәхәсләр белән эшләү техникасы” дигән темага трененинг-лекция булды. Аны Психология фәннәре кандидаты, бизнес-тренер Алексей Фомин уздырды

 Безнең хастаханә өчен авыруның  безгә мәрәҗәгать иткәч үзен физик һәм психологик яктан уңайлы хис итүе мөһим. Моңа авыру үзен психологик яктан якланган һәм аңа авыр вакытында ярдәм итәрләр дигән өмет булганда гына ирешеп була. Тренингта писхологик уңйлыкка ирешү алымнары турында сүз барды.

Шулай ук экперимент та үтте. Тренер төрле бүлекләрнең кабул итү номерларына шалтыратып, катлаулы сораулар бирде. Эксперименттан соң хеәмәткәрләрнең биремнәрне үтәве мәгълум булды. Әмма камиллекнең чиге юк диләр, шуңа күрә тренингта катнашучылар хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

Соңыннан Алексей Фомин  күңелсез хисләрдән котылуның гади алымнары турында сөйләде, видео күрсәтте. Уртача стресска китерә торган хәл кешегә аны тискәре кабул итмәгәндә һәм уйламаганда гына  сәламәтлеккә азрак тәэсир итә.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе коллективы Алексей Фоминга мондый әһәмиятле чара үткәргәне өчен рәхмәт белдерә. Аннан кешеләр уңай эмоцияләр алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International