Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова аша Бердәм Россия шәфкать туташлары көне уңаеннан БСМПның шәфкать туташларына презент ясады. ⠀
Безнең хастаханәдә 614 шәфкать туташы, 614 төрле характер һәм язмышлы. Ләкин аларның барысын да бер нәрсә берләштерә-авыруларга каршы көрәштә кешелеккә ярдәм итү теләге!
Шәфкать туташы һөнәре җәмгыятькә бик зур файда китерә, ул бәяләп бетергесез. Шәфкать туташлары табибларга бөтен эштә булыша, шәфкать туташы - табибның «уң кулы», ул табибның барлык билгеләүләрен җентекләп үтәп, пациентны савыктыру өчен зур көч куя.
БСМПның шәфкать туташлары һөнәри бәйрәм көненә көтелмәгән комплимент өчен зур рәхмәт белдерәләр һәм, үз чиратында, сәламәтлек һәм яхшы кәеф телиләр!