Без IPSG стандарты (пациентның куркынычсызлыгы буенча медицина оешмасының төп максатлары) турында сөйләргә теләр идек

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Менә инде 5 ел безнең хастаханә JCI халыкара стандартлары буенча аккредитацияләнгән. Һәм бик күпләрдә “әлеге стандарт үз эченә нәрсәләр ала”дигән сораулар туа. Шуңа күрә бүген без сәхифәне башлап җибәрәбез, анда сезне әлеге стандартлар белән таныштырачакбыз.

Мондый стандартлар 1000нән артык.

Без IPSG стандарты (пациентның куркынычсызлыгы буенча медицина оешмасының төп максатлары) турында сөйләргә теләр идек. Стандарт үз эченәалты төп максатны ала:

Хастаханәдә пациентны идентификацияләү;

Нәтиҗәле коммуникацияләр;

Көчле тәэсир итүче дару чаралары белән эшләү;

Хирургиядә тайм-аут процедурасы;

Инфекцияне профилактикалау (кул гигиенасы);

Хастаханәдә булган чорда пациентның кимүен профилактикалау.

Бүген без пациентны идентификацияләү турында җентекләбрәк сөйләшәчәкбез.

Безнең хастаханәдә пациентларны идентификацияләү идентификацион браслетлар куллану аша тормышка ашырылган. Алар стационарда госпитализацияләнә торган һәр пациентның сул кулына эләктерелә. Алар төрле төстә була.

Кызыл димәк, даруларга аллергия бар, сары-пациентның егылу куркынычы югары, зәңгәр-пациентка электрокардиостимулятор урнаштырылган, ә акны безгә госпитализацияләгән бөтен пациентларга киендерәләр.

Ни өчен бу? Пациентны идентификацияләү - ул пациентның шәхесен билгеләү  һәм процедуралар бары тик аның өчен генә әзерләнсен өчен бирелә.

Шуңа күрә һәр медицина процедурасын үткәрер алдыннан безнең БСМПның үз "ритуалы" бар: медицина персоналы пациенттан аның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен сорый һәм медицина картасының номерын чагыштыра.

Стандарт таләпләре буенча беләзектә ике идентификация критерие: пациентныж исем, фамилиясе һәм аның медицина картасы номеры чагылырга тиеш.

Кызганычка каршы, пациент документларсыз һәм озатып баручылардан башка килә, бу очракта «билгесез» язуы һәм керү датасы белән беләзек кидерелщ.

Пациентның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме һәрвакыт тулысынча бастырыла. Бу, беренчедән, пациентны төгәл идентификацияләү өчен кирәк, икенчедән, медицина персоналы, пациентка мөрәҗәгать итеп, аны исеме һәм атасының исеме белән атау өчен кирәк. Психологларның тикшеренүләре буенча, кеше өчен иң күңелле сүз - ул аның исеме, ә әтисенең исеме белән дә атау, дәвалаучы табиб яки дәвалауда катнашучы башка медицина персоналы өчен шәхеснең әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International