Күптән түгел безгә Оренбург өлкәсенең №2 нче санлы клиник хастаханәсеннән кунаклар килде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе» «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе», 10 ел элек үзенә яңа юл сайлап алды, клиника җирлегендә югары куркынычсыз мохитын булдыру төп максатларның берсе иде, бу медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүнең төп сәбәпләренең берсе булды. Хәзер без илнең төрле медицина учрежденияләре белән бик теләп уртаклашабыз.

  Күптән түгел безгә Оренбург өлкәсенең №2 нче санлы клиник хастаханәсеннән кунаклар килде һәм менә нәрсәне үзләренә билгеләп үттеләр:

1. Авыруларга, хастаханәгэ кергәндә 4 төрле браслет бар: ак төстэгесе -барлык пациентларга, кызыл – аллергия белән авыручыларга киертелә, сары – егылу куркынычы югары булган кешелэргэ, ә зәңгзр төс авыруның кардиостимуляторы булуын дәлилли, раслый.

2. Һәр реанимацион койка өстендә яктыртылган табигать панносы урнаштырылган. Авыру аңына килгэннэн соң, җансыз түшәмгә караганчы, матур һәм тере табигатькә карау күпкэ рәхәтрәк.

3. Ашыгыч медицина ярдәм күрсэтү хастаханәсенең лабораториясе – Яр Чаллы шәһәрендә иң зурысы. Биредә 405 төрле анализ, елына 5 миллионга якын тикшеренү үткәрелә. Шуларның 4200 – генетик.

4. Күптөрле диагнозлар арасыннан, көн саен төрле бүлекләрдә дәвалаучы табибларның тикшеренүен кичектерергә ярамаган диагнозлар бар. Бу бәяләмәүләр үзенчәлеге, дәвалаучы табибларга мәгълүматны кичектермичә тапшыруны таләп итә.

5. Һәм, нихаять, безнең лифтлар популярлык алды. Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханәсендә 4 лифт бар, аларның исемнәре «ел фасылы» исемнәре белән йөртелә. Бу, авыручылар янына килгән туганнарын, начар уйлардан арындыру һәм  тынычландыру өчен эшләнелде.

  Әмма, бу хастаханәдәге барлык лифтларда да түгел. Шуңа күрә, кунакларга үзебезнең бер лайфхак турында сөйләдек. Хастаханә лифтлары, чынлыкта исә импровизациәләнгән уку бүлмэренэ әверелде.

 Сез, бер каттан икенче катка менеп төшкәнче, йөрәк – үпкә реанимациясе алымнары турында белемнәрегезне ныгыту мөмкинчелеге аласыз (йөрәккә ясалма массаж һәм ясалма сулыш ясау). Бу «25 кадр» кебек эшли, лифтның стеналары анестезиолог – реаниматологлар җәмгыятенең соңгы тәкъдимнәр мәгълүмәтен йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International