Салкыннар, беренче кар һәм боз башлану белән Чаллы травмпунктларына килүчеләр саны шактый арткан. Узган тәүлек эчендә генә дә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә 400 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу, гадәти көннәр белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк, дип билгеләп үтә табиблар.
Шәһәр оешмаларының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне укыту өчен иң яхшы уку-укыту базасы буенча үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
Чаллы шәһәрендә әлеге конкурс 2018 елның 22 октябреннән 5 ноябренә кадәр дәвам итте.
2018 елның 16 ноябрендә ГАУЗ «БСМП» Санкт-Петербург шәһәреннән һәм Башкортостан Республикасыннан белгечләр делегациясен кабул итте. Хезмәттәшләр сыйфат менеджменты системасы буенча тәҗрибә уртаклашу максатында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килделәр, бүлекчәләрдә сыйфат белән идарә итү системасының торышы белән таныштылар
“Яман шешене җиңәбез” онкология пациентларына һәм аларның якыннарына социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә чираттагы “Пациент мәктәбе” очрашуы булды.
Медицина ярдәмен югары дәрәҗәдә күрсәткәндә хастаханә белгечләре һәр хезмәткәрдә эмпатия һәм пациент белән дөрес аралашу күнекмәләрен үстерү өстендә эшли.
Агымдагы елның 22 октябрендә бездә Красноярск шәһәреннән һәм Калмык республикасыннан хезмәттәшләребез булып китте.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары корсак куышлыгына уникаль операция ясаган. Аның бәясе 700-800 мең сум тирәсе. Бөер эчендәге кан тамырлары юкарган пациентның бөерен дә, гомерен дә саклап калганнар. Бу Татарстанда шушындый диагноз булганда ясалган беренче операция. Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов “Интертат”ка шул хакта сөйләде.