ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Очрашу барышында Президентка узган елның җәендә Актаныштан Данил бабай белән булган хәлләр турында сөйләделәр. Ул чакта БСМПның кан тамырлары хирурглары Аршак Чахоян һәм Дамир Вәлиуллин, бик кыска вакыт эчендә авылга кадәр йөз километр юл үтеп, безнең пациентны коткардылар, аневризма өзелеше булган авыруны дәваладылар.


15
май, 2020 ел
җомга

Бүген без иртәдән төнгә кадәр хезмәт итүче һәм инде 40 ел БСМПның иң ашыгыч бүлекләренең берсе – кабул итү-диагностика бүлегенең шәфкать туташлары белән җитәкчелек итүче Луиза Галиәскәр кызы Карташова турында сөйләргә телибез.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова аша Бердәм Россия шәфкать туташлары көне уңаеннан БСМПның шәфкать туташларына презент ясады. ⠀


9
май, 2020 ел
шимбә

Без сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки сез 75 ел элек бөтен халык өчен авыр вакыт-Бөек Ватан сугышын уңышлы үтеп, җиңү яулап, дөнья гадел һәм явызлыкның игелек белән җиңелүен исбатладыгыз.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бинаның һәр терминалында термометрия үткәрелә. Бу пациентларга да, килүчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә кагыла.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Без медицины персоналына көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга сәбәп биргән сюрпризга бик сөендек. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз безнең өчен бәһасез һәм бик мөһим! Рәхмәт сезгә!


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Короновирус эпидемиясенә каршы дөнья табиблары өйдә калырга чакырып флэшмоб оештырдылар. Чаллының ашыгыч медицина күрсәтү хастаханәсе коллективы бу акцияне хуплый һәм чит илләрдән кайтучыларны өйдә, карантинда калырга, ә калган кешеләрне күп кеше җыела торган урыннарга йөрмәскә чакыра. Уртак көч белән генә бу вирус хәрәкәтен туктатып булачагын аңлау мөһим.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Безнең хастаханә өчен авыруның  безгә мәрәҗәгать иткәч үзен физик һәм психологик яктан уңайлы хис итүе мөһим. Моңа авыру үзен психологик яктан якланган һәм аңа авыр вакытында ярдәм итәрләр дигән өмет булганда гына ирешеп була


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 3 мөһим вакыйга: яңартылган зур конференц-зал, хастаханәнең яңа барлыкка килгән фотогалересе, чынлыкта оешма музее, 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга бурычлар турында киңшәмә.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 19 февралендә шәһәр советының XXXVII йомгаклау сессиясендә безнең табиб-хирург Миңнур Хамат кызы Гайфетдинова лаеклы бүләк - “Татарстанның атказанган табибы” исеме белән бүләкләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International